Рус Тат
Фәтхулла Абдуллин: ”Түбән Кама – минем язмышым, тормышым, миңа аның һәр ташы якын!..”
Җәмгыять
  • 25 Декабрь 2017 - 10:35
  • Караулар: 152

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә шәһәребезнең күренекле шәхесе – Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы-прозаик, публицист, драматург, тәрҗемәче Фәтхулла Абдулла улы Абдуллинның 80 яшьлек юбилее уңаеннан “Кулыннан каләмен төшерми” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәгә язучының туганнары, якыннары, каләмдәшләре, китапханәчеләр, мөгаллимнәр, мәктәп укучылары, гомумән, мөхтәрәм язучының шәхесе һәм иҗаты белән кызыксынучы әдәбият сөючеләр җыелган иде.

Мөслим якларында туып-үсеп, мәктәп елларыннан ук кулына каләм алган һәм гомере буена каурый каләменә тугрылык саклаган Фәтхулла Абдулллин - халкыбызның әдәби мирасын тирән фәлсәфи мәгънәгә ия әсәрләре белән баеткан, иҗатында гомумкешелек кыйммәтләрен, милли-мәдәни тарихыбызны, рухи хәятыбызны яктыртып, әдәбият тарихына тиңе булмас рухи хәзинә бүләк иткән олпат язучы.

Бүгенге көндә 14 китап авторы булган Фәтхулла ага – актив җәмәгать эшлеклесе, елъязмачы, озак еллар дәвамында Түбән Кама язучыларының “Кама таңнары” әдәби берләшмәсен җитәкләүче, Аксакаллар шурасы әгъзасы, 15 ел дәвамында “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмәсенең сценарийлар авторы, Түбән Кама төзелешендә төрле җитәкче урыннарда эшләп, шәһәр өчен күп кенә мөһим объектларны сафка бастыруда, шул исәптән, беренче трамвайны линиягә чыгаруда катнашкан хезмәт алдынгысы да.

Кичә барышында юбилярны гомер бәйрәме белән котлап, бик матур теләкләр, җылы тәбрикләү сүзләре әйтелде. Районның мәдәният идарәсе башлыгы Гүзәл Мөбәракшина милли сәнгатебезне һәм әдәбиятыбызны үстерүгә зур өлеш кертүе өчен чиксез ихтирамын белдереп, юбилярга рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды, шулай ук район башлыгы Айдар Рәис улы Метшинның тәбрикләү сүзләрен җиткерде. “Барлык ниятләрегезне, иң кыю планнарыгызны тормышка ашыруда уңышлар телим, - диелгән иде тәбрикләү хатында. – Янәшәгездә һәрвакыт ышанычлы һәм тугры дусларыгыз булсын, якыннарыгызның хөрмәте һәм мәхәббәте яңа җиңүләр яуларга көч бирсен!”

Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Гөлназ Арсланова барлык китапханәчеләр һәм үз исеменнән изге теләкләрен җиткерде, шулай ук якташыбыз - Татарстан Дәүләт Советының  мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, халык шагыйре Разил Вәлиевнең    тәбрикләү сүзләрен дә укып үтте:  “Мөхтәрәм Фәтхулла әфәнде! Кадерле Фәтхулла каләмдәш! – диелгән иде котлау хатында. – Сине гомереңнең гүзәл бәйрәме – олуг юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйм.  ...Синең тырышлык белән дөнья күргән, каләмдәшләрнең әсәрләре тупланган әдәби альманах, дистәләгән китаплар, синең катнашың белән узган әдәби-музыкаль кичәләр Түбән Кама каласының рухи-мәдәни дөньясын баетып, аңа илаһи нур өстәделәр. Гомер туең көнендә мин сиңа ныклы сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез,озын-озак еллар һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телим”.

Кичәнең мәртәбәле кунаклары – ут күршеләребез – Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, “Көмеш кыңгырау” газетасы баш мөхәррире Факил Сафин каләмдәше, иҗатташы Фәтхулла Абдуллин эшчәнлеген: “Әдәбият гомер-гомергә, Кол Галиләрдән, Мөхәммәдьярлардан ук көчле кеше, камил инсан тәрбияләү бурычын куйган, Сез үзегез дә шул дәрәҗәдәге кеше һәм язганнарыгыз да шундый”, -дип бәяләсә, “Мәйдан” журналының баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов “Фәтхулла аганың әдәбият мәйданында очланмаган кибәннәре шактый” булуын ассызыклап, авторга иҗат чишмәсенең саекмавын, әдәби мохитне яңадан-яңа әсәрләре белән сөендереп торуын теләде.

Котлаулар, җылы сүзләр әйтүчеләр арасында Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев, Аксакаллар шурасы, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе вәкилләре дә бар иде. Аксакаллар шурасы рәисе Зирәк Шиһапов урынбасары Мәснәви Һадиуллин белән берлектә, юбилярны котлап, аңа “Шәрәфле аксакал” медален тапшырдылар. Мөхтәрәм аксакалларыбыз, һәрберсе бәйрәм хуҗасына карата җылы хисләрен белдереп, озак кына сәхнәне үз кулларында тотты.

 Үз чиратында, “Кама таңнары” вәкилләре дә иҗат юлына фатиха бирүче остазлары - Фәтхулла агага, озак еллар берләшмәне җитәкләгән кеше буларак, тирән ихтирам һәм чиксез рәхмәт сүзләрен, изге теләкләрен җиткерделәр.

Түбән Камадан тыш, үз туган җире, туган ягы өчен янып яшәгән фидакарь шәхескә якташларының да ихтирамы зур, рәхмәтләре чиксез: мөслимлеләр сәламен юбилярга якташы, “Татарстан яшьләре” газетасының Кама аръягы штаттан тыш хәбәрчесе Раушания Шәяхмәтова җиткерде.

Кичә дәвамында алып баручылар – шәһәрнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсе мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина (кичәнең сценарий авторы да) һәм шул ук китапханә хезмәткәре Ольга Афонова тамашачыны, компьютер презентациясе, әдәби күргәзмә нигезендә, авторның тормыш юлы һәм иҗат сәхифәләре белән таныштырып, алдыбызда чын мәгънәсендә әдәбиятыбыз аксакалы утыруын тагын бер кат расладылар. “Яшәү дәверендә баштан бик күп хәлләр кичелде, - диде Фәтхулла ага үзе дә. – Тормыш язар өчен тәҗрибәне мулдан бирде. Әйләнә-тирәбездә гайре табигый хәлләр һәрчак очрап тора, һәм аларны гыйбрәт итеп, башкаларга да җиткерү теләге җанны тынгысызлый башлый. Әлбәттә, әкиятләрне чынга әверелдерүче якташларым - түбәнкамалыларның фидакарь хезмәте дә мине иҗатка этәрә. Кая гына барсам да, торган җирем Түбән Каманы сагынып кайтам, Түбән Кама – минем язмышым, тормышым, миңа аның һәр ташы якын!..”

 Авторның сәхнә түреннән үзе укыган “Күзлек маҗарасы” хикәясе, Кол Гали исемендәге китапханә хезмәткәре Әнисә Дәүләтшина укыган “Сандугач” әсәреннән өзек тә, мизгел эчендә күңелләргә үтеп кереп, чынбарлыкның асыл мәгънәсе, рухи-әхлакый кыйммәтләр турында уйлануга этәрде.

Язучының якташы, танылган җырчыбыз  Илһам Хисмәтуллин, гармунчы Ильяс Камалов, Флүр Гайнемөхәммәтов җитәкчелегендәге “Талир тәңкә” ансамбле башкаруындагы җырлар кичәне тагын да аһәңлерәк, тәэсирлерәк итте.

Гомер бәйрәме белән тәбрикләп, Фәтхулла агага озак еллар сау-сәламәт булып, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп, тормыш иптәше Альмира апа белән тигезлектә, бәхетле гомер кичерүләрен телибез. Яшәү дәртегез мәңге сүнмәсен, иҗат утыгыз алга таба да дөрләп янсын, әдәбиятыбыз күгенә җылылык һәм нур өстәүдән һич тукталмасын!
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*