Рус Тат
Түбән Камада республиканың мөселман командалары арасында волейбол ярышы узды
Җәмгыять
  • 25 Декабрь 2017 - 08:55
  • Караулар: 38

Түбән Кама мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган бу ярышта барлыгы тугыз команда – Яр Чаллы, Алабуга, Сарман, Теләче, Чирмешән, Баулы, Лениногорск, Ямурза һәм Түбән Кама командалары осталыкта, җитезлектә көч сынашты.

“Батыр”дагы ике волейбол мәйданчыгында көн буе дәвам иткән ярышта барлыгы 49 партия уйналды. Командалар уен осталыгы, тәҗрибә буенча бер-берсеннән бик нык аерылып тордылар. Бигрәк тә, Теләче, Түбән Кама һәм Сарман спортчылары югары дәрәҗәдәге уеннары белән сокландырдылар.

Очколар саны буенча, финалга чыккан дүрт команда арасыннан сарманлылар беренчелекне яулады. Барлык көндәшләрен җиңеп килгән Түбән Кама командасы икенче урынны алды. Артык дулкынланмыйча, хисләргә ирек куймыйча, җиңел генә уйнаган Теләче командасы, чирмешәнлеләрне җиңеп, өченче урынга чыкты.

Бу уңайдан, ярышларның баш судьясы, Түбән Кама шәһәренең волейбол федерациясе президенты Юрий Исаковның: “Ярышта катнашучыларның уен кагыйдәләрен бозмавын, хәтта судья карары белән килешмәгән очракта да бәхәсләшүдән ерак торуларын күрүе үк рәхәт. Ярыш хөкемдарларына һәм көндәшләренә карата мондый ихтирам – бүтәннәр өчен дә менә дигән үрнәк”, – дип әйтүе үзе үк мөселман уенчыларына югары бәя!

Волейбол уйнау өчен, бертуктаусыз күнегүләр белән шөгыльләнгән ныклы хәзерлекле спортчы булу да мөһим түгел, шулай ук яшь ягыннан да чикләүләр юк. Шуңа күрә ярышта төрле яшьтәге уенчылар катнашты. Әлбәттә, бу волейбол уенының да максаты, һәрбер ярышныкы кебек үк, җиңүгә омтылу иде, ә шулай да иң мөһиме – республика мөселманнарының бердәмлеген саклау, кардәшлек җепләрен ныгыту.Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм, шулай ук, һәр мөселман өчен бу – иң әһәмиятле, көнүзәк мәсьәлә. Сүз уңаеннан, Түбән Кама мөхтәсибәте ярышта катнашучылар өчен, көннең теләсә кайсы сәгатендә хуш исле чәй һәм кайнар өчпочмак белән сыйлану мөмкинлеге тудырды. Ә төшке ашта уенчылар безнең мәчеттәгеләр генә әзерли торган тәмле пылау белән дә сыйландылар.

Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетенең матбугат хезмәте.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*