Рус Тат
Кадрлар мәсьәләсе – сәламәтлек саклауда көнүзәк мәсьәлә
Җәмгыять
  • 21 Декабрь 2017 - 10:48
  • Караулар: 100

Түбән Камада Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, муниципаль район башлыгы Айдар Метшин, җирле медицина җитәкчеләре, депутатлар катнашында киңәшмә узды. Киңәшмә “Татарстан Республикасы һәм Түбән Кама муниципаль районында 2018-2010 елларга сәламәтлек саклау идарәсе кадрлар стратегиясе” темасы астында үтте. 


Түбән Кама районы элек-электән үзенең көчле табиблары белән дан тотса да, район җирлегендә кадрлар мәсьәләсе хәзергәчә кискен кала бирә. Бүгенге көндә Түбән Кама медицина учреждениеләрендә 4739 табиб, 2404 медперсонал эшли. Бу – районда 10 мең кешегә 25,8 берәмлек дигән сүз (ТР буенча күрсәткеч – 30,4). Статистика буенча, агымдагы елда районның медицина учреждениеләренә 62 белгеч эшкә килгән, ләкин аерым сәбәпләр аркасында, 36 табиб үз вазыйфасыннан киткән.

Район җитәкчелеге табиблар өчен барлык уңай шартларны тудырырга әзер, әйтик, белгечләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсе уңай хәл ителеп килә. 2009 елдан бүгенге көнгә кадәр төрле программалар нигезендә медицина хезмәткәрләренә 381 фатир бирелгән.


Кадрлар мәсьәләсен алга таба ничек хәл итәргә? Стратегиянең төп юнәлешләре хакында идарә башлыгы Венера Рәхимова сөйләде. Программаның төп максаты - кадрлар дефицитын хәл итү белән беррәттән, медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын да үстерү. Сүз, беренче чиратта, хезмәткәрләрнең квалификациясен үстерү һәм кадрлар резервын планлаштыру турында бара. Моннан тыш, стратегия нигезенә кадрларның хезмәт шартларын оештыру, аларны кызыксындыру чаралары, социаль проблемаларын хәл итү бурычлары да салынган. Бүгенге көндә районнан 69 студент илнең төрле төбәкләрендә әлеге тармакта максатчан юнәлеш буенча югары белем ала. Венера Рәхимова алар арасында уку алдынгыларына өстәмә стипендияләр түләү тәкъдиме белән чыкты. Айдар Метшин әлеге тәкъдимне хуплады, шул ук вакытта эшнең нәтиҗәсе дә булырга тиешлеген ассызыклады: “Алдыбызда зур бурычлар тора, һәм без аларны төрле юллар аша хәл итәргә тиешбез”.


Гадел Вафин 2009 елдан бирле Түбән Камада кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә кайбер уңай үзгәрешләр булуын белдерде. Шулай да белгечләрне үз учреждениесендә калдыру өчен, һәр баш табибның тырышлык куярга тиешлеген дә әйтеп үтте.


Моннан тыш, киңәшмәдә бүгенге көндә Түбән Кама медицина учреждениеләрендә гамәлгә кертелүче ике проект – “Татарстан стандарты – Дустанә сырхауханә” һәм “Корпоратив университет” проектлары турында сүз барды.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*