Рус Тат
Макулатура һәм каты көнкүреш калдыкларын җыю оештырыла
Җәмгыять
  • 18 Декабрь 2017 - 16:21
  • Караулар: 248

23 декабрь, шимбә көнне, шәһәребездә “Калдыкларны - керемгә” ("Отходы в доходы") акциясе үтәчәк. Чараны балалар экология-биология үзәге һәм “МОБЭКО” компаниясе оештыра.

Тотылган кәгазьне - килограммын 4 сумнан, алюмин банкаларны – 20 сумнан, полиэтилен пакетларны - 10 сумнан, пластик шешәләрне 4 сумнан кабул итәләр. Сез әлеге әйберләрне түбәндәге күчмә пунктларга тапшыра аласыз:

10.00 - 11.00 сәгатьләрдә - “Домовой” сәүдә үзәге каршына;

11.00 – 12.00 сәгатьләрдә - яңа “Эссен” сәүдә үзәге янына;

12.00 -13.00 сәгатьләрдә – “Җәлил” кинотеатры каршына;

13.00 – 14.00 сәгатьләрдә – Бызов базары каршына.

Шулай ук әлеге пунктларда тотылган батарейларны тапшыру өчен контейнерлар да куелачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*