Рус Тат
Балаларга бәйрәм кәефе бүләк иттеләр
Җәмгыять
  • 18 Декабрь 2017 - 10:16
  • Караулар: 35

Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафинның шушы көннәрдә Түбән Кама балалар йорты директоры Юлия Кривенцова белән эшлекле очрашуы узды. Ул, Яңа ел бәйрәме белән котлап, биредә тәрбияләнүче һәр балага кышкы костюмнар бүләк итте. Моннан тыш, Пенсия фонды бүлеге тарафыннан балалар йортындагы ял бүлмәсенә компьютерлар өчен PlayStation маркалы ике консоль тапшырылды. 

Үз чиратында, балалар йорты директоры Юлия Кривенцова ТР Пенсия фонды бүлегенә ятимнәр һәм караучысыз калган балалар язмышы турында һәрчак кайгыртып торулары өчен рәхмәтен белдерде.

Түбән Кама балалар йортын шефлыкка алучы буларак, әлеге бүлек биредәге көндәлек тормыш белән һәрчак кызыксынып тора, килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтә, балалар өчен төрле экскурсияләр, мәдәни-күңел ачу чаралары да оештыра.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*