Рус Тат
28 Июля 2018
с 10:00 до 13:00
осталось 9 дней
Лемаев мәйданы “Инде” интернет- басмасы уздырган сораштыру нигезендә, елның иң яхшы иҗтимагый киңлеге булып танылды
Җәмгыять
  • 15 Декабрь 2017 - 14:42
  • Караулар: 134

Шәһәрнең Лемаев мәйданы “Инде” интернет- басмасы үз укучылары арасында уздырган тавыш бирү бәйгесендә иң күп балл җыеп, “Елның иҗтимагый киңлеге” номинациясендә җиңүгә иреште. 

13 номинацияне эченә алган әлеге бәйге Татарстанда узып баручы елның иң мөһим вакыйга һәм проектларына багышланган иде.

“Елның иҗтимагый киңлеге” номинациясендә Лемаев мәйданының “көндәшләре” булып, Казанның “Калейдоскоп” паркы, Горки-Әмәт урманы һәм Лаешның “Камское море” иҗтимагый киңлеге торды.

Мәгълүм булганча, Түбән Каманың Лемаев мәйданы 2017 елда республика программасы кысаларында “Түбән Кама Нефтехим” предприятиесе ярдәме белән төзекләндерү үтте. Бүгенге көндә ул – һәр түбәнкамалының яраткан ял итү һәм күңел ачу урыны. Мәйданның иң сокландыргыч урыны - биредә урнаштырылган искиткеч матур фонтан. Моннан тыш, мәйданның буеннан-буена Түбән Каманың соңгы яңалыкларын, вакыйгаларын трансляцияләүче киң форматлы медиа-экраннар да урнаштырылды.

Хәзерге вакытта мәйданда Яңа елга әзерлек эшләре бара. Биредә яктырткыч утлар белән бизәлгән 16 метрлы ак төстәге гаҗәеп матур чыршы һәм кызыл шар рәвешендәге зур күләмле чыршы уенчыгы урын алачак.

“Инде” интернет- басмасы укучылары һәм түбәнкамалыларга Лемаев мәйданы өчен тавыш бирүдә катнашулары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Яңа ел бәйрәмнәрен бергәләп уздыру өчен, барыгызны да мәйданда көтеп калабыз.






Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*