Рус Тат
Түбән Камада “Кыш бабай бул!” хәйрия акциясе бара
Җәмгыять
  • 13 Декабрь 2017 - 10:51
  • Караулар: 93

“НТР-24” телекомпаниясе гадәттәге “Кыш бабай бул!” хәйрия акциясен башлады. Акциянең максаты – тормышта авыр хәлдә калган балаларга, өлкән кешеләргә бүләк-күчтәнәчләр өләшеп, алар күңеленә бәйрәм рухы өстәү. 

Түбәнкамалылар элек-электән үзләренең мәрхәмәтле һәм киң күңелле булулары белән аерылып торалар, әлбәттә, бу акция дә аларны битараф калдырмаган. Телекомпания хезмәткәрләре сөйләвенчә, хәйрия акциясенә яше дә, карты да кушылган, иҗтимагый оешмалар, предприятие вәкилләре дә бик күп бүләкләр алып килгәннәр.

Шушы көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре редакциягә килеп, энциклопедияләр, канцелярия кирәк-яраклары, яктылык кайтаргыч элементлар, рәсем ясау өчен дәфтәрләр калдырып киткәннәр. Бүләкләрне тапшырганда, алар түбәнкамалыларга изге теләкләрен: нык сәламәтлек, бәхет, гаилә бөтенлеге, иң мөһиме – юлларының имин булуын теләгәннәр.

Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала, үзегез әзерләгән бүләкләрне сез шәһәрнең Химиклар проспектындагы 64а йортына алып килә аласыз. Җыелган әйберләр “Балкыш” социаль приюты, балалар йорты, ветераннар йорты, “Веста” үзәге кебек оешмаларга тапшырылачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*