Рус Тат
“Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек -2017” республика бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнеп килә
Җәмгыять
  • 07 Декабрь 2017 - 06:18
  • Караулар: 27

Әлеге бәйге республикада эшмәкәрлек үсешенә этәргеч бирү, эшкуарлыкның дәрәҗәсен күтәрүгә йөз тота. Бәйгедә кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре катнаша ала.

Татарстанның Икътисад министрлыгы тарафыннан уздырылучы бәйге беренче тапкыр 2013 елда үткәрелгән һәм шуннан бирле ел саен оештырылып килә.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар тапшыру http://100rt.ru сайтында 2017 елның 10декабренә кадәр дәвам итә.

Республиканың иң яхшы 100 эшмәкәре экспертлар сораштыруы буенча сайлана. Хөкемдарлар катнашучының эшмәкәрлек талантына һәм икътисад үсешенә керткән өлешенә бәя бирәчәк. Җиңүчеләрне Татарстанның Икътисад министрлыгы, профильле министрлыклар һәм иҗтимагый оешма вәкилләреннән торган экспертлар комиссиясе билгели.

Җиңүчеләр 10 номинациядә билгеләнә:

1. Авыл хуҗалыгы;
2. Җитештерү;
3. Югары һәм инновацион технологияләр өлкәсе;
4. Транспорт;
5. Төзелеш;
6. Яшь эшмәкәр;
7. Социаль өлкә эшмәкәре;
8. Предприятие -Экспортер;
9. Хезмәт күрсәтү өлкәсе;
10.Импортны алмаштыру.

Бәйгедә катнашучылар өчен тавыш бирү дә http://100rt.ru сайтында алып барыла.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*