Рус Тат
Түбән Камада ришвәтчелеккә каршы көрәшкә багышланган ункөнлек бара
Җәмгыять
  • 07 Декабрь 2017 - 01:44
  • Караулар: 20

9 декабрь – Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне уңаеннан, Түбән Камада әлеге мәсьәләгә багышланган ункөнлек игълан ителде. Ункөнлек кысаларында район җирлегендә ришвәтчелеккә каршы көрәш темасына төрле чаралар уза. 

Шундый чараларның берсе кичә шәһәрнең 24нче лицей-интернатында үтте. Сыйныф сәгате барышында укучылар “ришвәтчелек”, “ришвәт алу”, “"җинаять җаваплылыгы" кебек төшенчәләр турында әңгәмә кордылар, тормыштан мисаллар китерделәр.

“Әңгәмәдә катнашучылар законга каршы килүче гамәлләрнең начар булуы, җәмгыятебезнең рухи һәм әхлакый нигезләренә тискәре йогынты ясаулары турында ачыктан-ачык үз фикерләрен белдерделәр”,-диләр оештыручылар.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*