Рус Тат
Түбән Камада үзенчәлекле күргәзмә ачылды
Җәмгыять
  • 06 Декабрь 2017 - 15:57
  • Караулар: 26

Түбән Каманың Советлар йортында ГХАТ (ЗАГС) органнары оешуга 100 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә Түбән Кама гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең тарихи үткәнен чагылдыручы 22 фоторәсем урын алган. Алар белән сез әлеге хәбәр астындагы фоторепортажда да таныша аласыз.

Билгеле булганча, кешенең гражданлык хәлен теркәү 1722 елда Петр I тарафыннан кертелә. Бу эш белән дини оешмалар шөгыльләнә. 1917елгы инкыйлабтан соң, никахны теркәү, бала туу һ.б. фактларны рәсмиләштерү эшен совет хакимияте органнары дәвам итә.

Күргәзмә ГХАТ органнары оешуның рәсми датасы – 18 декабрьгә кадәр эшләячәк.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*