Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
6 көн калды
Түбән Кама Бөгелмә вәкилләрен кабул итте
Җәмгыять
  • 06 Декабрь 2017 - 14:39
  • Караулар: 114

Шушы көннәрдә Түбән Камада Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре булып китте. Алар безнең район башкарма комитеты хезмәткәрләренең эш тәҗрибәсе белән таныштылар, үз вәкаләтләре чикләрендә килеп туган мәсьәләләрне хәл итү юллары турында фикер алыштылар. 

Бөгелмәлеләр мондый очрашуларның кирәкле һәм файдалы булуын билгеләп, үз хезмәтеңә башка күзлектән карарга мөмкинлек бирүе турында белдерде. Әлбәттә, аларның үзләренең дә уртаклашыр тәҗрибәләре шактый саллы һәм кызыклы.

Киләчәктә дә ике район арасында тыгыз хезмәттәшлек һәм үзара тәҗрибә уртаклашу дәвам итәр дип уйлыйбыз.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*