Рус Тат
Электрон сервислар кулланучылар өчен яңа мөмкинлекләр ача
Җәмгыять
  • 06 Декабрь 2017 - 14:09
  • Караулар: 22

Россия пенсия фонды сайтында мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгының дубликатын ясатуга гаризалар кабул итү хезмәте эшли башлады. Әлеге система таныклыкның электрон формасын булдыра, шуннан соң, кирәк очракта, аның күчермәсен ясатып алырга мөмкин. Халыкта “яшел карточка” яисә СНИЛС дип аталучы бу таныклык кешегә үз гомерендә бер генә тапкыр бирелә. Аны югалткан очракта, нәкъ менә пенсия фондының әлеге хезмәтеннән файдаланырга яисә фондның җирле бүлегенә, шулай ук күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Әлбәттә, иң кулае - дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалану. Түбән Камада дәүләт хезмәтләренең федераль порталына теркәлү пунктлары нәтиҗәле эшләп килә. Бердәм системага теркәлүнең беренче этабын Интернет аша һәркем үзе мөстәкыйль башкара ала, икенче этапта исә махсус пунктларга килеп, шәхесеңне раслатырга һәм шул рәвешле системадан файдалану рөхсәте алырга кирәк. Әлеге пунктларның эш тәртибе белән таныштырып үтәбез.
  
Түбән Кама күпфункцияле үзәге, Мәктәп бульвары, 2а

Дүшәмбе - 8.00 – 17.00;
Сишәмбе - 8.00 – 20.00;
Чәршәмбе- 8.00 – 17.00;
Пәнҗешәмбе - 8.00 – 19.00;
Җомга -7.00 – 16.00;
Шимбә - 8.00 – 17.00;
Якшәмбе - 8.00 – 17.00.
Телефон: 8(8555) 49-92-99

Түбән Кама мәгълүмат үзәге, Актүбә ур., 6, 107нче бүлмә.

Порталга теркәлү һәм шәхесеңне раслату эше алып барыла. Эш көннәрендә 8.00 – 17.00, җомга көнне 8.00 – 16.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 12.00 – 13.00 сәгатьләрдә – төшке аш.

Пенсия фонды, Тынычлык проспекты, 60.

Порталга теркәлү һәм шәхесеңне раслату эше алып барыла. Эш көннәрендә 8.00 – 17.00, җомга көнне 8.00 – 12.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 

Бердәм исәп-хисап үзәге, Студентлар урамы, 13.

Эш көннәрендә 8.00 – 18.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, төшке ашсыз эшли.

Кама Аланы күпфункцияле үзәгендә һәр пәнҗешәмбе Дәүләт хезмәтләре көне буларак игълан ителде. Адрес: Кама Аланы, 2/01.

Моннан тыш, Россия почтасы элемтә бүлекләре дә гражданнарга порталда теркәлүдә ярдәм күрсәтә.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*