Рус Тат
Маммографик тикшеренүләрне бушлай узарга мөмкин
Җәмгыять
  • 06 Декабрь 2017 - 11:45
  • Караулар: 31

Түбән Кама район үзәк хастаханәсе хатын-кызларда сөт бизләрендә яман шеш авыруын кисәтү профилактик айлыгы уздыра. Әлеге чара барышында 39 яшьтән өлкәнрәк һәр хатын-кызга, мәҗбүри медицина иминиятләштерүе нигезендә, бушлай тикшеренүләр үтү мөмкинлеге тудырыла. 

Әлеге диагностик процедура сөт бизләрендәге тайпылышларны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә. Процедура нибары берничә минут вакытны ала, махсус әзерлек таләп итми һәм пациентка кыенлык тудырмый. Тикшеренү маммологлар тарафыннан тирәнтен өйрәнелә, шуннан чыгып, хатын-кыз сәламәтлегенә нәтиҗә ясала.

Маммография тикшеренүләре үтү өчен Төзүчеләр проспектының 10в бинасына килергә кирәк. Тикшеренүләр 7.00-19.00 сәгатьләрдә алып барыла. Алдан язылып кую кирәкми.

Быел диспансеризация узучылар кабул ителми.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*