Рус Тат
Айдар Метшин Сколковода моношәһәрләр үсешенә багышланган форум нәтиҗәләре белән таныштырды
Җәмгыять
  • 05 Декабрь 2017 - 14:07
  • Караулар: 28

Айдар Метшин Россия моношәһәрләре мэрларының Сколковода узган форумы барышы белән таныштырды. “Безнең республика составына Татарстанның барлык моношәһәрләре -Түбән Кама, Кама Аланы, Яшел Үзән, Алабуга, Чистай, Менделеевск һәм Яр Чаллы шәһәрләре кергән зур делегация тарафыннан тәкъдим ителде. Форум эшчәнлегендә ТР икътисад министры Артём Здунов та катнашты. Форумның төп мәсьәләсе булып, моношәһәрләрнең киләчәк үсеше өчен әһәмиятле чишелешләр эзләү, атап әйткәндә, кече һәм урта эшмәкәрлек үсешенә ярдәм итү, алгарышлы социаль- икътисадый үсеш территорияләрен алга таба үстерү бурычлары торды”.

2016 елда “Моношәһәрләрнең комплекслы үсеше” федераль программасы старт алды, аның төп максаты - монобәйлелектән котылу. “Безнең алдыбызда кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсен, территориябездә тормыш сыйфатын һәм дәрәҗәсен үстерү, яшьләргә сыйфатлы белем алу, яхшы эш, үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудырып, аларның Түбән Камада калуларын тәэмин итү кебек мөһим бурычлар тора”, -дип белдерде Айдар Метшин.

Форум барышында Россия хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов белдерүенчә, моношәһәрләр үсешенә бәйле максатчан программалар алдагы елларда да дәвам итәчәк. Моношәһәрләр үсешенә ярдәм күрсәтү өч юнәлештә – шәһәрдә уңайлы мохит, кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше, шул исәптән, аны Россиянең эре корпорацияләр чылбырына тоташтыру, белем алу, сәламәтлек саклау, спорт, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау кебек өлкәләрдә кеше капиталын үстерү юнәлешләрендә алып барылачак.

Түбән Кама Моношәһәрләр фонды оештырган проектларда актив катнаша. “Без “Төзекләндерүдә 5 адым” программасы кысаларындагы барлык проектларны төгәлләдек дияргә була, - дип белдерде Айдар Рәис улы. - Бу – шәһәрнең “Кама” пляжы, Лемаев мәйданы, “КоVёR ”яшьләр инициативалары үзәге. Бүгенге көндә шәһәрнең Мәктәп бульварындагы тарихи урыннар – “Урак һәм Чүкеч” конструкциясен һәм Мактау тактасын торгызу эшләре ахырына якынлашып килә. Без аларны Түбән Кама җиренә беренче чана-трактор поезды килгән көн  -   25 декабрьдә тантаналы төстә ачарга уйлыйбыз”.

Моношәһәрләр фонды белән уртак эшнең тагын бер мөһим нәтиҗәсе сәламәтлек саклау системасы үсеше белән бәйле. Ел ахырына кадәр Түбән Кама һәм Кама Аланы медицина учреждениеләренә өр-яңа ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналары кайтуы көтелә.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*