Рус Тат
Түбән Камада Алмаз Хәмзиннең юбилей кичәсе үтте
Җәмгыять
  • 05 Декабрь 2017 - 11:17
  • Караулар: 49

Түбән Камада күренекле якташыбыз – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор, җырчы, язучы, юмор-сатира остасы Алмаз Наил улы Хәмзиннең 70 яшьлек юбилеена багышланган “Җырлы гомер” дип исемләнгән кичә үтте. “Җидегән чишмә” әдәби -музыкаль берләшмәсе кысаларында оештырылган әлеге кичәдә юбилярның якыннары, дуслары, иҗатташлары, гомумән, Алмаз ага иҗатына битараф булмаган һәркем катнашты.

Кичә юбилярны тәбрикләү сүзләре, җыр-биюләр, уен-көлке белән үрелеп барды. Туган ягыбыз горурлыгы булган ике шәхес – Алмаз Хәмзин һәм аның гомерлек дусты Разил Вәлиев белән бергәләп, сәхнә түреннән Разил ага сүзләренә язылган “Ядкарь” җырын башкарулары бәйрәмне тагын да истәлеклерәк, ямьлерәк, үтемлерәк итте.

Гаҗәеп талант иясе булган Алмаз аганың балалары да иҗат кешеләре: Алия – бүгенге көндә үз йөзе, үз тамашачысы булган җырчы, Адель исә – тавыш режиссеры.

Юбилей алдыннан, Алмаз Хәмзин үзе дә Түбән Кама өчен зур бүләк әзерләгән: төрле архив язмалары, тарихи чыганакларны өйрәнеп, төбәгебездә озак еллар эшләп килүче “Җидегән чишмә” әдәби -музыкаль берләшмәсенә  багышланган китап бастырып чыгаруга ирешкән. Алмаз ага  әлеге китапның дөнья күрүенә шат булуын, үз хезмәт җимеше белән горурлануын белдерде.

Алмаз Фәттахов фотосы.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*