Рус Тат
Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен эш урыннары ярминкәсе үтәчәк
Җәмгыять
  • 04 Декабрь 2017 - 09:09
  • Караулар: 28

Иртәгә, 5 декабрьдә, 10.00 сәгатьтә Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен эш урыннары ярминкәсе үткәрә. 

Түбәнкамалыларга машина йөртүче, кладовщик, инженер, китапханәче, гардеробта эшләүче, техник, вахтер, урам себерүче, менеджер һ.б. һөнәрләр буенча эш урыннары тәкъдим ителә.

Ярминкәдә физик яктан сәламәт гражданнар да катнаша ала. Алар өчен хезмәтне саклау белгече, электромонтер, сатучы-логист, сатучы-консультант, икмәк пешерүче, техник әдәбиятны тәрҗемә итүче, урам себерүче кебек вакансияләр бар.

Адрес: Бызов ур., 20а, 222нче бүлмә.

Белешү өчен телефон: 8(8555) 42-68-00.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*