Рус Тат
Төбәк спартакиадасыннан алтын медаль белән кайттылар
Җәмгыять
  • 17 Ноябрь 2017 - 09:44
  • Караулар: 45

Алабуга шәһәрендә мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре арасында төбәк спартакиадасының чираттагы туры узды. Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы, Зәй, Менделеевск һәм Мамадыш районнары педагоглары бу юлы волейбол һәм өстәл теннисы ярышларында үзара көч сынаштылар.

Әлеге турнир физик культура инструкторлары I Төбәк спартакиадасының дәвамы буларак үтте. Ике төр ярышта да безнең команда уенчылары иң югары нәтиҗәләргә ирештеләр.

Киләсе 2018 елда спартакиада чаңгыда узышу һәм җиңел атлетика ярышлары белән дәвам итәчәк.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*