Рус Тат
Түбән Каманың ике игенчесе - елның иң яхшы комбайнчылары сафында
Җәмгыять
  • 16 Ноябрь 2017 - 09:15
  • Караулар: 53

Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Иң яхшы комбайнчы -2017” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Залда Татарстанның иң яхшы 200 механизаторы җыелган иде. Урып-җыюда ирешкән уңышлары өчен аларның һәркайсы йөзәр мең сум күләмендәге премия белән бүләкләнде.

Җиңүчеләр арасында Түбән Камадан да ике комбайнчы бар, алар - «Союз-Агро» ҖЧҖ «Прикамский» региональ җитештерү комплексы игенчеләре - 3986 тонна ашлык суктырып, 10нчы урын яулаган Владимир Копанев һәм 3359 тонна ашлык суктырып, исемлектә 40нчы урында торучы Нәкыйф Әхмәтшин.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, чәчүдә һәм авыл хуҗалыгы культураларын җыюда һәр елны 15 меңләп кеше катнаша, дип хәбәр ителә министрлык сайтында. «Мин үзем дә, минем хезмәттәшләр дә сезнең теләкләрне дә, эшнең авырлыгын да аңлыйбыз, 5 миллион тонна Татарстан икмәген җыеп алу өчен күпме тузан эчелгәндер, әйтеп-аңлатып та булмый, – ди Марат Әхмәтов. – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән, шәхсән үзем һәм министрлык коллегиясе исеменнән сезне тынгысыз, авыр хезмәтегездә ирешкән уңышларыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Без сезнең белән көчле һәм сезнең белән горурланабыз. Сез – Татарстан җиңүчеләре, аның фидакарь икмәк җыючылары».
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*