Рус Тат
Яраксызга әйләнгән терекөмешле лампаларны аерым җыю урыннары булдырылды
Җәмгыять
  • 15 Ноябрь 2017 - 10:32
  • Караулар: 175

Түбән Камада көнкүрештә кулланылган һәм яраксызга әйләнгән терекөмешле лампаларны җыю һәм урнаштыру өчен махсус пунктлар булдырылды. Шәһәрнең төзелеш, торак- коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү департаменты хәбәр итүенчә, бүгенге көндә әлеге эш сигез идарәче компаниядә алып барыла, калганнарына исә шундый урыннар булдыру кирәклеге турында хатлар юлланган.

Әйләнә-тирә мохит өчен гаять зыянлы әлеге лампаларны түбәндәге идарәче компанияләрдә кабул итәләр:

-«Южное» (Химиклар пр., 1б - 1, тел. 46-01-33);

-«Центр» (Шинчылар пр., 1, тел. 30-66-45);

-«ЖКХ+» (Кайманов ур., 18, тел. 43-55-88);

-«ЖКХ-8» (Сөембикә ур., 63, тел. 39-63-22);

-«ЖКХ-11» (Бызов ур., 10 б, тел. 39-11-39);

-«Стройхимсервис» (Бакый Урманче ур., 29, тел. 42-12-50);

-«ЖКХ-10» (Бызов ур., 3 б, тел. 36-45-17)

-«ПЖКХ-17» (Тын аллея, 9 а, тел. 42-52-57).

Гигиеник классификация буенча терекөмеш куркынычлылыкның беренче классына карый. Лампаның ватык яки бозык колбасы терекөмеш парларын һавага чыгара, алар исә көчле агулануга китерергә мөмкин. Терекөмеш парлары, беренче чиратта, кешенең баш миен, нерв системасын, бөер һәм бавырын зарарлый. Моннан тыш, ул нервларга, күрү, ишетү сәләтенә, хәрәкәт аппаратына, сулыш органнарына тискәре йогынты ясый, күбесенчә бөерләрдә туплана.

Энергия саклаучы люминесцент лампалар һәм терекөмешле башка калдыклар аерым билгеләнгән, капкачлы, тиешле маркировкалы транспорт контейнерына җыелырга тиеш. Эштән чыккан, кирәксез мондый лампаларны махсус пунктларга тапшырып, сез үз һәм тирә-юньдәгеләр сәламәтлеге турында кайгырту белән бергә, табигатьне дә зарарланудан саклап кала аласыз.

Кулланылган терекөмешле лампаларны җыю һәм зарарсызландыру кагыйдәләре РФ Хөкүмәтенең 2010 елның 3 сентябрендә чыккан 681нче карары нигезендә расланган. Әлеге эшне алып бару идарәче компанияләргә һәм җирле үзидарә органнарына йөкләнгән.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*