Рус Тат
Түбән Камада “Рәхмәт, әни!” акциясе старт ала
Җәмгыять
  • 14 Ноябрь 2017 - 14:28
  • Караулар: 42

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә һәркем өчен иң олы бәйрәм – Аналар көне билгеләп үтелә. Быел ул 26 ноябрьгә туры килә. Әлеге бәйрәм уңаеннан муниципаль сайт “Түбән Кама хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасы белән берлектә “Түбәнкамалылар: “Рәхмәт, әни!”-диләр” акциясен игълан итә.

Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен әниегезгә булган рәхмәт сүзләрегезне  видеоязмага төшереп, аны pozdrav.mamu@mail.ru электрон адресына җибәрүегез сорала. Эшләр 14 ноябрьдән  21енә  кадәр кабул ителә. Видеофайл 300 мегабайттан артмаска тиеш.

Видеоматериаллар рус телендә дә, татар телендә дә кабул ителә. Иң яхшы дип табылганнары 26 ноябрь көнне оештыручылар тарафыннан аерым билгеләп үтеләчәк һәм Н. Лемаев исемендәге мәйданда куелган экраннарда күрсәтеләчәк.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*