Рус Тат
Үзара салым түләүгә багышланган референдумнар үтәчәк
Җәмгыять
  • 14 Ноябрь 2017 - 10:25
  • Караулар: 29

19 ноябрь көнне Түбән Кама районы һәм Кама Аланы авыл җирлекләрендә үзара салым түләүгә багышланган референдумнар үтәчәк. Программа нигезендә һәр кешедән җыелган бер сумга республика бюджетыннан тагын дүрт сум өстәлә. Үзара салым җыюны 100% башкарган җирлекләргә муниципалитет тарафыннан да өстәмә акчалар бүлеп бирелә.

Җыелган акчалар, гадәттә, авыл урамнарын тәртипкә китерүгә, су белән тәэмин итүгә, юллларны төзекләндерүгә тотыла. Башлыча, кичекмәстән хәл ителәсе мәсьәләләрне халык үзе билгели.

Түбән Кама муниципаль районында референдумнар 15 авыл җирлегендә узачак. Бу – сайлау хокукына ия булган 17 748 кеше дигән сүз. Бу көнне 7.00 – 20.00 сәгатьләрдә район күләмендә 206 сайлау участогы эшләячәк.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*