Рус Тат
Рөстәм Миңнеханов: “Кама елгасы аша күпер салуның техник-икътисадый нигезләвен әзерләү эшләре төгәлләнде”.
Җәмгыять
  • 14 Ноябрь 2017 - 08:42
  • Караулар: 27

Кичә Казанда Идел буе федераль округының дәүләт-хосусый партнерлык буенча I форумы узды. inkazan.ru хәбәр итүенчә, форум утырышында Түбән Камадан Мамадыш районының Соколка авылына Кама аша күпер салу мәсьәләсе дә каралды. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, Кама елгасы аша күпер салу дәүләт-хосусый партнерлык нигезендә гамәлгә ашырылачак, бу эштә республика инвесторлардан тыш, федераль үсеш институтлары белән дә хезмәттәшлек итәргә планлаштыра.

Төзелеш өлешләп алып барылачак: башта күпер салынып, аннары аңа илтүче юллар төзекләндереләчәк. Участокның гомуми озынлыгы 84 чакрым тәшкил итә. Күпер Мамадыш, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләрен тоташтырачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*