Рус Тат
Гриппка каршы вакцинация ясау дәвам итә
Җәмгыять
  • 13 Ноябрь 2017 - 14:49
  • Караулар: 33

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре кисәтүенчә, быел гриппның А һәм Б вируслары килүе көтелә. Мәгълүмат чараларында грипптан саклануның иң кулай ысулы буларак прививка ясату турында даими рәвештә сүз алып барылса да, әлегә Түбән Камада бары тик 88 мең кеше генә вакцина кадаткан. Быел прививка ясау өчен, өченче буын вакцинасы саналган «Совигрипп» препараты кайтартылган.

Гриппка каршы вакцинация ясау шәһәр һәм районның медицина учреждениеләреннән тыш, эре сәүдә үзәкләрендә, оешма-предприятиеләрдә дә алып барыла.

Үз хезмәт коллективында вакцинацияне күмәк төстә ясатырга теләк белдергән җитәкчеләр 24-31-67, 24-31-59, 24-35-33, 24-33-90, 24-32-14, 24-35-06, 24-35-01 номерларының берсенә шалтыратып, табибларны оешмаларына да чакырта алалар.

Эпидемиологлар һәркемне үз сәламәтлекләренә битараф булмаска, гриппка каршы прививка ясатып калырга өндиләр. Быел грипп эпидемиясе декабрь урталарында көтелә.

Шәһәрдә мобиль бригадалар түбәндәге урыннарда хезмәт күрсәтә:

-сишәмбе –җомга, «Лента» сәүдә үзәге, 12.30 – 19.30 сәгатьләрдә;

- шимбә, «Лента» сәүдә үзәге, 12.30 – 16.30 сәгатьләрдә;

-сишәмбе, «Сити молл» сәүдә үзәге, 16.00 - 19.00 сәгатьләрдә;

-чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга - Гагарин урамындагы «Эссен» сәүдә үзәге, 16.00 - 19.00 сәгатьләрдә;

-шимбә, якшәмбе - Гагарин урамындагы «Эссен» сәүдә үзәге, 12.00 - 16.00 сәгатьләрдә.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*