Рус Тат
Кама Аланында бассейн төзелә башлый
Җәмгыять
  • 13 Ноябрь 2017 - 11:27
  • Караулар: 42

Җитәкчеләрнең бүгенге дүшәмбе киңәшмәсендә Кама Аланы җирлеге башлыгы Александр Павлов чыгышы тыңланды. Үз чыгышында ул бистәдә бассейн бинасы төзелә башлавы турында хәбәр итте һәм, гомумән, Кама Аланының киләчәк үсеш перспективалары белән таныштырды. 

Александр Павлов бассейн белән бер комплекста шулай ук экопарк булдырырга планлаштырылуын да белдерде. Аның сүзләренчә, моның өчен биредә барлык мөмкинлекләр дә бар. Бассейн төзү өчен республика бюджетыннан 142,7 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән.

Планда шулай ук Кама Аланында сәламәтләндерү үзәге һәм коттеджлар комплексы төзү нияте дә бар. Киләчәктә бистәдә фонтан да булдырылачак.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*