Рус Тат
Район башлыгы халыкны шәхси сораулары буенча кабул итте
Җәмгыять
  • 10 Ноябрь 2017 - 11:16
  • Караулар: 43

Муниципаль район башлыгы һәм шәһәр мэры Айдар Метшин түбәнкамалылар белән очрашып, аларны борчыган сорауларга җавап бирде, гозер-үтенечләрен тыңлады. Бу юлы кабул итүгә 10 кеше язылган иде.

Очрашу барышында төрле мәсьәләләр күтәрелде. Әйтик, Химиклар урамының 45а йортында яшәүчеләр беренче катта урнашкан караоке-бар эшчәнлегеннән риза түгелләр. Әлеге караоке-бар иҗтимагый тәртип таләпләренә җавап бирми, күп катлы йортта яшәүчеләр өчен аерым уңайсызлыклар тудыра. Очрашуга әлеге барның хуҗасы да чакырылган иде. Түгәрәк өстәл янында сөйләшү барышында хәл халык файдасына уңай чишелеш тапты.

Студентлар урамында яшәүче гаиләнең үз проблемасы: алар ипотекага алынган дүрт бүлмәле фатирга коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә матди кыенлыклар кичерәләр, ә фатирны кечерәк мәйданлыга алмаштыру килешүдә каралмаган. Әлеге мәсьәләне дә шәһәр башлыгы шәхси контроленә алды.

Очрашуда шулай ук эт асраучы кешеләрне борчыган мәсьәләләр дә каралды. Аларны Түбән Камада этләрне урамда йөртү өчен махсус урыннар булмавы борчый. Мондый мәйданчыкны Түбән Кама химия-технология институты артындагы мәйданда булдыру карарына килделәр.

Айдар Метшинның түбәнкамалылар белән очрашуы 2 сәгатькә якын дәвам итте. Киләсе очрашу декабрь аена билгеләнгән. Алдан язылып кую өчен телефон: 39-17-17.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*