Рус Тат
“Халык контроле” - тормыш-көнкүрештә килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә ышанычлы ярдәмче
Җәмгыять
  • 08 Ноябрь 2017 - 14:08
  • Караулар: 35

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына кабул ителгән мөрәҗәгатьләрне карау буенча соңгы 10 ай эчендә нәтиҗәле эшләгән районнарны атады. Алар арасында Түбән Кама да бар. Сәрия Сабурская сүзләренчә, системада эшчәнлекне бәяләүдә, беренче чиратта, халыктан кабул ителгән мөрәҗәгатьләрне карау һәм хәл итү барышы өйрәнелгән. 

“Халык контроле” – җәмгыятьтә көндәлек тормышта килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә ышанычлы ярдәмче. Әлеге сервис аша социаль өлкә, элемтә, эшмәкәрлек, экология, юллар торышы, төзекләндерү, коммуналь хезмәт күрсәтү, авыл хуҗалыгы һ.б. кагылышлы проблемалар турында хәбәр итеп, әлеге мәсьәләләргә тиз арада уңай чишелеш табарга мөмкин.

Әлеге мәгълүмат системасы 2012 елның апрель аенда булдырылды. Шул вакыттан бирле түбәнкамалылардан порталда барлыгы 5564 мөрәҗәгать (агымдагы елда - 1516, шуларның 77,7% ы хәл ителгән) теркәлгән.

“Халык контроле” – тормыш-көнкүрешебезне яхшырту, озак вакыт хәл итә алмаган проблемаларны күтәрүнең нәтиҗәле механизмы ул. Мөрәҗәгатьләр рус телендә дә, татар телендә дә кабул ителә, аларның һәрберсе тикшерелеп, мөрәҗәгать итүчегә тулы җавап җибәрелә.

СЕРВИС БЕЛӘН ТАНЫШУ


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*