Рус Тат
Күргәзмәгә рәхим итегез
Җәмгыять
  • 03 Ноябрь 2017 - 10:04
  • Караулар: 45

Бүген шәһәрнең “Нефтехим Арена” боз сараенда Түбән Кама рәссамнарының күргәзмәләре ачыла. Бинаның икенче катында тәкъдим ителгән күргәзмәдә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР рәссамнар берлеге әгъзасы Илдус Мортазин һәм шулай ук республиканың рәссамнар берлеге әгъзасы Олег Исаев эшләре урын алачак.

Рәссамнарның иҗат тематикасы төрле: биредә пейзаж, портретлар, Татарстан тарихын, республикада яшәүче төрле милләт вәкилләре тормышын чагылдырган картиналар урын алган.

“Нефтехимик” клубы җитәкчелеге сүзләренчә, хәзер “Нефтехимик” һәм “Реактор”ның үз бозларында узучы матчларын тамаша кылырга килгән һәр җанатарга сәнгать әсәрләре белән танышу мөмкинлеге дә туа. Күргәзмәгә рәхим итегез!
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*