Рус Тат
Диния нәзарәте “Без – татарлар” бәйгесе игълан итә
Җәмгыять
  • 02 Ноябрь 2017 - 13:46
  • Караулар: 51

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте журналистлар арасында “Без – татарлар” бәйгесе игълан итә. Бәйге массакүләм мәгълүмат чараларының Татарстан Республикасында татар телен саклау, үстерү һәм өйрәнү, шулай ук татар рухи мирасы яңарышы проблемаларына игътибарын юнәлтү максатында уздырыла. 

Бәйгедә катнашучы журналистлар үзләренең иҗади хезмәтләрендә татар теленең көчле мәдәни мирас буларак дәрәҗәсен күтәрү, мәктәпләрдә татар телен өйрәнү, җәмәгатьчелек арасында дәүләт телләреннән бертигез файдалану кебек мәсьәләләрне күтәреп чыгарга тиеш.

Бәйге җиңүчеләре 5 номинациядә билгеләнәчәк: “Гран-при”, “Иң яхшы телевизион материал”, “Иң яхшы радиорепортаж”, “Басма чарада иң яхшы язма”, “Иң яхшы интернет-язма”. Җиңүчеләрне диплом һәм акчалата премияләр көтә. Иҗади эшләр татар һәм рус телләрендә башкарылырга мөмкин.

Бәйге эшләрен 2018 елның 30 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте бүлеге кабул итә.

Адрес: Казан, Тукай ур., 38нче йорт.

Белешү өчен телефон: (843) 237-59-39.

БӘЙГЕ НИГЕЗЛӘМӘСЕ


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*