Рус Тат
Торак-коммуналь хуҗалыкларның дәүләт мәгълүмати системасы булдырылган
Җәмгыять
  • 30 Октябрь 2017 - 16:19
  • Караулар: 43

Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы күп катлы йортта яшәүчеләр өчен дәүләт хезмәтләре порталында аерым бүлек әзерләгән. Хәзер күп катлы йортта яшәүче һәркем идарәче оешма чыгымнарын интернет аша тикшереп тора алачак. Ул гына да түгел, хата киткән очракта, алар үзләренең торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазенә төзәтмәләр дә кертә ала. 

Әлеге яңалык нигезендә төбәкләр  ТКХ хезмәтләре белән бәйле бөтен мәгълүматны торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмати системасы (ГИС ЖКХ - государственная информационная система жилищно-коммунального хозяйства) сайтына ( dom.gosuslugi.ru) урнаштырып барырга тиеш булачак. Яңа кагыйдә нигезендә, порталдагы шәхси битендә ТКХ белән бәйле бөтен кирәкле мәгълүмат пәйда булмаса, кеше бу хезмәтләр өчен түләмичә дә тора ала.

Әлеге портал ярдәмендә һәркем үзенең торак милекчеләре ширкәте чыгымнарын контрольдә тота, торак күзәтчелеге органнарына электрон мөрәҗәгать һәм шикаятьләр җибәрә, исәпләү җиһазлары күрсәткечләрен электрон рәвештә тапшыру кебек күп кенә хезмәтләр башкара ала. Биредә теге яки бу идарәче оешманың эшчәнлегенә бәя дә биреп булачак.

Әгәр дә сез дәүләт хезмәтләре порталына теркәлгәнсез икән, әлеге сайтка турыдан-туры күчә аласыз. Портал мөмкинлекләреннән файдаланып, торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлеген күзәтеп барыгыз, аңа үз бәягезне бирегез.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*