Рус Тат
Армиягә алынучылар өчен кайнар линия телефоны эшли
Җәмгыять
  • 13 Октябрь 2017 - 09:55
  • Караулар: 67

Бүген,13 октябрьдә, армиягә алынучыларга хокукый ярдәм күрсәтү йөзеннән, ТР Баш федераль инспекторы Түбән Камада җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә кайнар линия телефоны эшләячәк. 

Хәрби комиссариат вәкилләре гражданнарга бәхәсле мәсьәләләрне хәл итүдә һәм чакырылыш турында төгәл мәгълүмат алуда булышлык күрсәтәчәкләр.

Консультацияләр 13.00 -16.00 сәгатьләрдә үтә.

Кайнар линия телефоны - 8 (8555) 36-05-62.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*