Рус Тат
Түбән Камада яңа экологик проектка старт бирелде
Җәмгыять
  • 13 Октябрь 2017 - 08:22
  • Караулар: 55

Республикада башланып киткән "Татарстанның яшел калканы” проекты кысаларында кичә Түбән Камада массакүләм агач утырту эше узды: Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин, ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Фәрид Габделганиев катнашындагы әлеге чарада барлыгы 2017 төп үсенте утыртылды. Агач утыртуда шулай ук республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы, район администрациясе, идарәче компанияләр һәм төрле оешма вәкилләре катнашты.

Агач утырту шәһәр белән сәнәгать предприятеләре арасындагы санитар-сак зонасында барды. Биредә Түбән Кама урман хуҗалыгы питомнигында үстерелгән 1,5 метр биеклектәге 220 төп агач: чыршы, нарат, каен, миләш, корычагач үсентеләре, моннан тыш, Саба урман хуҗалыгыннан кайтартылган 1800 төп ике еллык нарат үсентеләре утыртылды. Яшь үсентеләрне 2006 елда Түбән Камада “Яшел калкан” муниципаль проекты кысаларында утыртылган агачлар янәшәсенә утырттылар.

“Россиядә Экология елы һәм Татарстан Республикасында Иҗтимагый киңлекләр елында без экология, урман хуҗалыгы министрлыклары, Роспотребнадзор һәм түбәнкамалылар белән берлектә, шәһәребезне тискәре йогынтыдан саклаучы яшел калкан булдырып, моннан 11 ел элек башлап җибәргән зур эштә катнашабыз”,- дип билгеләп үтте Айдар Метшин.

Айдар Метшин белдерүенчә, соңгы 5 ел дәвамында Түбән Камада ел саен 15 мең төптән артык, ә 2017 елда 25 мең төп үсенте утыртылган, әлбәттә, бу эш санитар-сак зонасында гына түгел, шәһәр һәм авыл җирлекләрендә дә алып барылган. Әңгәмә барышында шәһәр мэры шулай ук иҗтимагый киңлекләрне, түбәнкамалылар тарафыннан утыртылган 40 еллык агачлары булган “Гаилә” паркын да телгә алды.

“Республика программасы бөтен Татарстан буенча алып барыла, -дип билгеләп үтте ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Фәрид Габделганиев. – Без уңай динамика күрәбез: бүгенге көндә 4 мең гектардан артык мәйданда 20 миллион агач утыртылды”.

Эш барышында кунаклар шулай ук агач утырту машинасы белән дә кызыксындылар. 8 сәгать эчендә әлеге машина 15 мең төп үсенте утырта ала. Түбән Кама урман хуҗалыгында шундый алты агрегат бар. Урманчылар фикеренчә, машина белән утырту күпкә җиңелрәк һәм мондый үсентеләр, кул белән утыртуга караганда, яхшырак яңара.

Түбән Камада яшел киңлекләр булдыру эше дәвам итә. Һичшиксез, тирә - юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту - барыбызның да уртак бурычы.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*