Рус Тат
Түбән Камада яшьләр өчен “KoVёR” дип исемләнгән яңа үзәк ачыла
Җәмгыять
  • 11 Октябрь 2017 - 15:13
  • Караулар: 65

13 октябрьдә Түбән Камада яшьләр өчен “KoVёR” дип исемләнгән яңа үзәк үз эшчәнлеген башлап җибәрә. Үзәкне ачу тантанасы 10.00 сәгатькә билгеләнгән. 

“Безнең бурыч – яшьләрнең формалашуы һәм шәхси үсеше өчен шартлар тудыру, - дип, үз фикерләре белән уртаклашты шәһәр башлыгы Айдар Метшин. - Бу – коворкинг (күмәк эш) та, бүгенге көндә эшләп килүче яшьләр иҗтимагый оешмалары һәм үзәк ачылу белән оешачак яңа берләшмәләр өчен мәйданчык та. Үз алдыбызга яшьләр өчен барлык мөмкинлекләрне тудыру максаты куйдык”.

Түбән Каманың Мәктәп бульварындагы элеккеге дискоүзәк бинасында урнашкан “KoVёR” үзәген ачуга республика программасыннан тыш, муниципаль һәм бюджеттан тыш чыгымнар да тотылган. Әлеге мәйданчык үзенә шәһәрдә эшләп килүче күп кенә яшьләр оешмаларын һәм хәрәкәтләрен туплаячак. “KoVёR” ачылу белән, яшьләрнең яңа иҗтимагый хәрәкәтләре дә барлыкка килер дигән өмет бар. Биредә яшьләргә күмәкләшеп ял итү белән бергә үз бизнес- проектларын тәкъдим итеп, аларны тормышка ашыру мөмкинлекләре дә тудырылган.

Бу көнне үзәктә шәһәр мэры Айдар Метшинның яшьләр белән очрашуы узачак. Шулай ук “Яшь эшмәкәрлек мәктәбе”н тәкъдим итү, шәһәр һәм районның туризм тармагын үстерүгә кагылышлы бизнес-проектларны өйрәнү һәм алар буенча фикер алышулар үтәчәк. Яшьләр алдында Яр Чаллы шәһәренең уңышлы эшләп килүче эшмәкәре Тимур Никонов та чыгыш ясар дип көтелә. Сүз уңаеннан, Тимур Никонов эшкуарлык эшенә 12 яшеннән үк тотынган: әнисенә базарда сату итәргә булышкан, бүген исә ул – айлык әйләнеше 3 миллион сум тәшкил итүче уңышлы эшмәкәр.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*