Рус Тат
Бала хокукларын яклап
Җәмгыять
  • 11 Октября 2017 - 10:44
  • Просмотров: 18

25 октябрь көнне Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57) 10.00 -14.00 сәгатьләрдә гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак. 

Әлеге чараны министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил оештыра. Очрашуда гражданнарга түбәндәге мәсьәләләрне хәл итүдә хокукый ярдәм күрсәтеләчәк:

-Баланың яшәүгә хокукы, аны төрле көч кулланулардан, җәбер-золым, янаулардан саклау;

- Баланың сәламәтлеген саклау һәм сәламәт үсешкә хаклы булу мәсьәләләре;

-Баланың гаиләдә яшәү һәм тәрбияләнүгә хокукы, тәрбиягә бала алган гаиләләр һәм попечительлек мәсьәләләре;
- Баланың белем алуда хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау;

-Баланың социаль яктан тәэмин ителү мәсьәләләре;

- Баланың торакка һәм башка мөлкәткә хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау һ.б.

Алдан язылып кую өчен телефон: 8(843) 236-61-49.
Система Orphus
Текст сообщения*