Рус Тат
Дәүләт хезмәтләре порталына теркәлү өчен яңа пунктлар ачылды
Җәмгыять
  • 10 Октября 2017 - 12:56
  • Просмотров: 26

Түбән Камада дәүләт хезмәтләренең федераль порталына теркәлү өчен яңа пунктлар ачылды. Бердәм системага теркәлүнең беренче этабын Интернет аша һәркем үзе мөстәкыйль башкара ала, икенче этапта исә махсус пунктларга килеп, шәхесеңне раслатырга һәм шул рәвешле системадан файдалану рөхсәте алырга кирәк. Әлеге пунктларның эш тәртибе белән таныштырып үтәбез.

Түбән Кама күпфункцияле үзәге, Мәктәп бульвары, 2а

Дүшәмбе - 8.00 – 17.00;
Сишәмбе - 8.00 – 20.00;
Чәршәмбе- 8.00 – 17.00;
Пәнҗешәмбе - 8.00 – 19.00;
Җомга -7.00 – 16.00;
Шимбә - 8.00 – 17.00;
Якшәмбе - 8.00 – 17.00.

Телефон: 8(8555) 49-92-99

Түбән Кама мәгълүмат үзәге, Актүбә ур., 6, 107нче бүлмә
Порталга теркәлү һәм шәхесеңне раслату эше алып барыла. Эш көннәрендә 8.00 – 17.00, җомга көнне 8.00 – 16.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 12.00 – 13.00 сәгатьләрдә – төшке аш.

Пенсия фонды, Тынычлык пр., 60
Порталга теркәлү һәм шәхесеңне раслату эше алып барыла. Эш көннәрендә 8.00 – 17.00, җомга көнне 8.00 – 12.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Бердәм исәп-хисап үзәге, Студентлар ур.,13
Эш көннәрендә 8.00 – 18.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Төшке ашсыз эшли.

Кама Аланы күпфункцияле үзәгендә һәр пәнҗешәмбе Дәүләт хезмәтләре көне буларак игълан ителде. Адрес: Кама Аланы, 2/01.

Искәртеп үтик, порталда теркәлгән гражданнар өчен түбәндәге мөмкинлекләр ачыла: хезмәтне электрон рәвештә алу өчен гариза бирү, түләүләрне on-line режимда ташламалы бәяләргә башкару (дәүләт пошлиналары, административ штрафлар, салым бурычлары, торак-коммуналь хезмәтләр, телефон, Интернет, телевидение һ.б. өчен түләүләр), электрон чиратларга (дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр белгечләренә) язылу һ.б.
Система Orphus
Текст сообщения*