Рус Тат
Армиягә алынучылар өчен кайнар линия телефоны эшләячәк
Җәмгыять
  • 09 Октября 2017 - 07:43
  • Просмотров: 28

Бу атнада ТР Баш федераль инспекторы Түбән Камада җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә (Студентлар урамы, 9) гражданнарның сорауларына түбәндәге белгечләр җавап бирә:

- 9 октябрьдә 15.00 -17.00 сәгатьләрдә – адвокат;

- 12 октябрьдә 10.00 - 12.00 сәгатьләрдә – юрист;

- 12 октябрьдә 15.00 -17.00 сәгатьләрдә РФ социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча 11нче филиалы башлыгы Н.Тарасова;

- 12 октябрьдә 15.00 -17.00 сәгатьләрдә Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең миграция мәсьәләләре буенча Түбән Камадагы бүлеге башлыгы Елена Соловьева;

- 13 октябрьдә 13.00 -16.00 сәгатьләрдә армиягә алынучыларга хокукый ярдәм күрсәтү йөзеннән кайнар линия телефоны - 8 (8555) 36-05-62 эшләячәк. Хәрби комиссариат вәкилләре гражданнарга бәхәсле мәсьәләләрне чишүдә һәм чакырылыш турында төгәл мәгълүмат алуда булышлык итәчәкләр.

Белгечләргә алдан язылу өчен телефон: 36-05-62

Мөрәҗәгать итү өчен адрес: Актүбә урамы, 6нчы йорт, 111нче кабинет.
Система Orphus
Текст сообщения*