Рус Тат
Түбән Камада “Рубаха” проектының үз сайты оешты
Җәмгыять
  • 06 Октябрь 2017 - 09:16
  • Караулар: 68

Түбән Камада Россиядә тиңе булмаган яңа инклюзив арт-кластер - “Рубаха” үзәге төзелү турында хәбәр иткән идек. Шушы көннәрдә әлеге проектның үз сайты эшли башлады. Әлеге үзәкне төзү төрле чыганаклардан җыелган акча хисабына алып барыла. Мисалга, бүгенге көндә Түбән Камада мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре өчен узучы Media Proof – 2017 илкүләм форумына билетлар сатудан кергән акчалар да әлеге үзәкне төзү өчен тотылачак. Хәзерге вакытта барлык чыганаклардан 316 500 сум күләмендә акча җыелган.

“Рубаха” – кече бизнес, иҗади берлекләр, шулай ук инклюзив белем бирү, аралашу, һөнәри осталыкны камилләштерү юнәлешендә эшләячәк яңа проект. Әлеге үзәктә физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр аерым игътибарга алынып, аларга иҗади үсеш һәм аралашу өчен барлык мөмкинлекләр тудырылачак.

Үзәк эшчәнлеге турында тулырак мәгълүмат белән проект сайтында таныша аласыз, биредә инвесторлар өчен дә мәгълүмат урнаштырылган.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*