Рус Тат
Түбән Камада Media Proof -2017 форумы бара
Җәмгыять
  • 05 Октябрь 2017 - 13:10
  • Караулар: 76

Бүген Түбән Камада гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре өчен Media Proof -2017 форумы башланды. Бирегә Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм хәтта чит илдән 400дән артык матбугат хезмәткәре җыелды. Форум барышында катнашучылар заманча мәгълүмати чараларга багышланган 13 лекция тыңлый алачаклар. Хәзерге вакытта алар Родион Скрябин, Ольга Бешлей чыгышларын тыңладылар, шушы минутларда җәмәгатьчелек алдында Юрий Дудь чыгыш ясый.

Әлеге форум шәһәр җитәкчелеге ярдәме белән оештырылды. Район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин Казанда эш сәфәрендә булу сәбәпле, форумда катнашучыларга видеомөрәҗәгать белән чыкты. “Форум барышында безнең яшь, матур шәһәребез, аның яхшы, кунакчыл халкы белән танышып, Татарстан – ул әле башкалабыз Казан шәһәре генә түгел, ә үзенең тырыш, кызыксынучан, яңа белем һәм һөнәрләргә омтылучы халкы булган Түбән Кама кебек кечерәк шәһәрләр икәнлегенә дә төшенерсез дип ышанам”, -дип белдерде Айдар Метшин.

Форумны оештыручылардан булган Анастасия Аксенова катнашучыларны программа белән таныштырып үтте. Әлеге чараның әһәмиятен ассызыклап, ул катнашучыларның Екатеринбург, Түбән Новгород, Тверь, Псков,хәтта Майамидан да килүләрен билгеләде.

Форум кысаларында ике көн дәвамында бүгенге көн журналистикасының актуаль мәсьәләләрен яктыртучы лекцияләр, семинарлар, мастер-класслар узачак. Моннан тыш, катнашучылар өчен Farolero World перфоманс элементлары кулланып, төнге Түбән Кама буенча кызыклы экскурсияләр оештыру, Германиянең OSTKREUZ фотоагентлыгы турында документаль фильм күрсәтү дә ниятләнә.

Шунысын да искәртик, форумнан җыелган акчалар Түбән Камада мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен ачылырга тиешле “Рубаха” үзәген төзекләндерүгә тотылачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*