Рус Тат
Айдар Метшин: “Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын!”
Җәмгыять
  • 05 Октябрь 2017 - 07:20
  • Караулар: 57

Кадерле укытучылар, өстәмә һәм һөнәри белем бирү педагоглары, хөрмәтле педагогик хезмәт ветераннары! 

Һөнәри бәйрәмегез - Халыкара укытучылар көне уңаеннан иң җылы котлауларны кабул итегез!

Безгә могҗизалы дөнья киңлекләрен ачучы гадел һәм намуслы, сабыр һәм таләпчән укытучыларыбыз, һәрберебез тормыш юлын, дөньяны танып-белүне нәкъ менә сезнең игелекле гамәлләрегез һәм сез биргән яңа белемнәр, сез укыткан дәресләр аша башлаган.

Укытучылык – киң таралган һәм, бер үк вакытта, үз сыйфатлары белән гаять үзенчәлекле булган һөнәр. Укучылар язмышы, шәһәребез, районыбыз һәм республикабыз киләчәге күпчелек очракта нәкъ менә педагогка, аның һөнәри һәм кешелеклелек сыйфатларына бәйле. Эшкә нык бирелгәнлеге, битараф булмавы, укучыларга игътибарлы һәм сак карашта булуы, югары һөнәри осталыгы һәм иҗадилыгы белән Түбән Кама педагогик берлеге алга таба да башкалардан аерылып торыр дип ышанам.

Данлыклы мөгаллимлек һөнәре ияләренә чын күңелемнән сәламәтлек, бәхет, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, һәрвакыт алга атлап, белем үрләрен яулауларын, иҗади үсештә булуларын телим! Дәресләрегез яңа белемнәргә һәм гаҗәеп ачышларга этәрсен! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*