Рус Тат
70 яшьлек түбәнкамалы - иң оста машина йөртүчеләр сафында
Җәмгыять
  • 04 Октябрь 2017 - 15:02
  • Караулар: 129

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, Казан шәһәрендә өлкән буын машина йөртүчеләр арасында  оештырылган республика бәйгесенең финалы узган. Бәйгедә машина йөртү таныклыгына ия 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар катнашкан. 

Финал ярышларында катнашучы 41 кеше юл йөрү кагыйдәләрен белү дәрәҗәсенә һәм машина йөртүдә гамәли осталыкка ярышканнар. Түбән Кама данын бәйгедә Юрий Иванович Посыпкин яклаган.Нәтиҗәләр сөендерә: 70 яшьлек якташыбыз, ярышларда уңышлы чыгыш ясап, өченче урын яулауга ирешкән.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР премьер-министр урынбасары Шамил Гаффаров, Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов, “Юл йөрү куркынычсызлыгы” ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов катнашкан.

Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр, дипломнар, акчалата премияләр тапшырылган.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*