Рус Тат
Түбән Камадан 50 бала җәен Кытайда ял итәчәк
Җәмгыять
  • 02 Октября 2017 - 09:06
  • Просмотров: 45

Айдар Метшин Татарстанның башка муниципаль район башлыклары белән берлектә Кытай халык республикасында эш сәфәрендә булып кайтты. Сәфәр кысаларында татарстанлылар Кытайның Сычуань провинциясендәге икътисадый, җитәкчелек итү, авыл хуҗалыгы, шәһәр инфраструктурасы, әйләнә-тирә мохитне саклау кебек мөһим өлкәләр буенча эш тәҗрибәсен өйрәнделәр. 

Бүген җитәкчеләрнең чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә Айдар Метшин Түбән Кама һәм Кытайның Мэйшань шәһәр округы арасында үзара дуслык һәм хезмәттәшлек турында килешү төзү планы хакында белдерде. Мэр сүзләренчә, үзара килешүне ике як та хуплый.

Мэйшань – Кытайның туристлар иң күп килә торган шәһәрләреннән берсе. Ул  -  халыкка яшәү һәм ял итү өчен барлык уңайлы шартлары булу белән бергә, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүдә югары технологияләргә ия эре агросәнәгать үзәге дә.

“Шәһәрләр арасында үзара хезмәттәшлек турындагы килешү эшмәкәрлек инициативасы үсеше, территориябез икътисадына инвестицион ресурслар агымын киңәйтү, туризм, авыл хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү үсешенә уңай йогынты ясарга тиеш, - дип белдерде Айдар Метшин. – Мэйшань шәһәре җитәкчелеге, әлеге территориянең төп сәяси заты – Кытай Коммунистлар партиясе комитеты сәркатибе Му Син Хай әфәнде белән безнең арада рәсми очрашу үтте”.

Очрашуда киләсе җәйдә Түбән Каманың 50 баласын Мэйшань шәһәренең сәламәтләндерү лагерена ял итәргә җибәрү турында килешү төзелгән.

Гомумән алганда, Татарстан белән Сычуань провинциясе арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру 2016 елның маеннан башланган иде. Айдар Метшин үз шәһәребез дәрәҗәсендә әлеге элемтәләрне тагын да ныгытып, киләчәктә үзара тыгыз эшлекле хезмәттәшлек урнаштырылачагы турында белдерде.
Система Orphus
Текст сообщения*