Рус Тат
Россия төбәкләрендә яшәүчеләр тормышын яктыртучы яңа портал эшли башлады
Җәмгыять
  • 13 Июля 2017 - 09:26
  • Просмотров: 28

Интернет челтәрендә Россия төбәкләренең хәбәрләрен яктыртучы яңа портал эшли башлады.  Теләге булган һәркем, әлеге порталда теркәлеп, үз төбәгендә, үзе яшәгән территориядә булган өр-яңа хәбәрне сайтта урнаштыра ала. Моның өчен бары тик яңа мәгълүматка ия булу һәм фикереңне дөрес, төгәл итеп җиткерә белү осталыгы кирәк. 

Оештыручылар әлеге порталның максатын түбәндәгечә билгели: төбәкләрдәге гади халык фикеренә игътибарны юнәлтү һәм гражданнарның җәмгыятьтә килеп туган проблемаларын хәл итүгә булышлык күрсәтү.

Порталда теркәлү өчен сылтама: http://rusregioninform.ru/.

Система Orphus
Текст сообщения*
Читайте также
Башка яңалыклар