Рус Тат
ВИЧ-инфекциягә бушлай тикшеренү буенча ункөнлек бара
Җәмгыять
  • 10 Июля 2017 - 09:22
  • Просмотров: 162

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне - бәйрәм генә түгел, ә мәхәббәтнең, хис-кичерешләрдән тыш, ике яклы бурыч икәнлеген искәртү дә. Шул уңайдан, Татарстанда 5-14нче июль көннәрендә сәламәтлек саклау оешмаларында ВИЧ-инфекциягә бушлай тикшеренү буенча ункөнлек игълан ителде.

Түбән Кама күптармаклы район үзәк хастаханәсендә дә әлеге ункөнлек кысаларында күп кенә чаралар узачак. Бу атна башыннан теләге булган һәркем, бирегә килеп, ВИЧ-инфекциягә бушлай тикшеренү уза ала. Соңгы шундый тикшеренүләрдә 100дән артык райондашыбыз катнашкан, бәхеткә, аларның берсендә дә әлеге авыру ачыкланмаган.



Ункөнлек барышында ВИЧ-инфекциягә тикшеренүдән тыш, халык арасында төрле сораштырулар, әңгәмәләр, лекцияләр үткәрү планлаштырыла. Хастаханәнең бүлек мөдире, Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш табибы Зөлфирә Ганиева биредә практика узучы студентлар каршында ВИЧ-инфекция, аның беренчел билгеләре, саклану чаралары турында, үз тәҗрибәсеннән чыгып, чыгыш ясады, лекция барышында булачак табиблар арасында сораштыру да үткәрелде.


Система Orphus
Текст сообщения*