Рус Тат
Китап укы һәм бүләк от!
Җәмгыять
  • 07 Июля 2017 - 11:00
  • Просмотров: 121

Түбән Кама китапханәләр системасының методик бүлеге китап сөючеләрне “Җәйге уку” дип аталган Бөтенроссия акциясенә кушылырга чакыра.

Акциядә катнашу өчен, иң башта http://www.summer-reading.ru сайтында теркәлергә кирәк. Оештыручылар тарафыннан сезгә өч китап укырга тәкъдим ителәчәк. Әлеге китапларны агымдагы елның 31нче августына кадәр укып чыгарга һәм аларга бәяләмә (отзыв) язып, 4нче сентябрьдән соңга калмыйча, info@summer-reading.ru адресы аша юлларга кирәк.

Бәяләмәләрне тәҗрибәле хөкемдарлар тикшерәчәк. Укылган китапларга иң яхшы бәяләмә авторы махсус бүләккә лаек булачак.

Моннан тыш, акциядә Казан шәһәреннән теркәлүчеләр, җиңгән очракта, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бүләгенә, Түбән Камадан теркәлүчеләр Габдулла Тукай исемендәге китапханәдән истәлекле бүләккә лаек булачаклар.
Акция нәтиҗәләре буенча, Россиянең иң күп укучы шәһәре дә билгеләнәчәк.

“Җәйге уку” акциясе турында тулырак мәгълүмат алу өчен, Nk.MO@tatar.ru адресы яки 39-94-83 телефон номеры аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Система Orphus
Текст сообщения*