Рус Тат
Айдар Метшин: “Элек-электән Сабан туе киләчәккә өмет уяткан һәм шатлык бүләк иткән.”
Җәмгыять
  • 30 Июнь 2017 - 15:08
  • Караулар: 143

Кадерле түбәнкамалылар!


Сезне татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе белән чын күңелемнән котлыйм!

Элек-электән Сабан туе төрле милләт вәкилләренә дусларча аралашу мөмкинлеге биргән, киләчәккә өмет уяткан һәм шатлык бүләк иткән. Кабатланмас, үзенчәлекле уеннары, спорт ярышлары белән бу бәйрәм төрле буын, милләт, дин вәкилләрен берләштерә, үзендә игелек, татулык, дуслык мәсләген йөртә; күпмилләтле Түбән Кама муниципаль районында бердәмлек билгесе булып тора.

Язгы кыр эшләре төгәлләнүенә багышланган әлеге бәйрәмдә без Җир-ананы һәм басулардагы быелгы уңыш һәм районыбызның азык-төлек белән тәэмин ителешен кайгыртып, ару-талуны белми хезмәт куйган игенчеләребезне хөрмәтлибез. Кадерле авыл хезмәтчәннәре, туган җиргә тугры булуыгыз, территориябезнең мул тормышта яшәвен кайгыртуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!

Сезгә чын күңелемнән нык сәламәтлек, иминлек телим. Кырларыбызда уңыш мул булсын, өстәлләребез тулып торсын, күңелләребез көр булсын. Сабан туенда алган көч-куәт ел дәвамына җитсен!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
шәһәр Мэры
Айдар Метшин


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*