ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Депутатлар сессиясендә Эльвира Долотказинаның яңа вазыйфага күчүе игълан ителде
Рәсми
  • 21 Май 2020 - 08:20
  • Караулар: 39
Депутатлар сессиясендә кичә Түбән Камада Эльвира Долотказинаның яңа вазыйфага күчүе турында игълан ителде.

"Синең янәшәңдә озак вакытлар, турыдан-туры элемтәдә торучы кешеләр була, шуңа күрә бу гел шулай булыр диеп уйлыйсың, - диде Айдар Метшин. - Әмма барысы да кайчан да булса төгәлләнә, уртак хәрәкәт, уртак эш тәмамлана һәм бу - вакыйгаларның табигый барышы, хәлнең аңлаешлы барышы, шулай да, моны аңласаң да, кабул итү җиңеләйми”.

Айдар Метшин әйтеп узганча, бу - катлаулы карар, Эльвира Рәфгать кызы өчен дә, Түбән Кама муниципаль район Советы өчен дә. Эльвира Долотказина тормышының өч дистәгә якын елын муниципаль хакимият органнарында эшләүгә багышлады.

"Тормышымның шундый зур этабы тәмамлануга ышанып та булмый, - ди Эльвира Долотказина. - Бу бинага килүемә егерме җиде ел вакыт узган. Мин унҗиде ел муниципаль хезмәттә эшләдем. Мин Сезне, Айдар Рәисович, район башлыгы итеп сайлаганны хәтерлим һәм Сез шул чакта миңа әйттегез: “Мин сиңа алга таба да минем белән эшләргә тәкъдим итәм", -диеп. Бу минем өчен кискен борылыш булды".

Түбән Кама мэры Эльвира Долотказинаның җирле үзидарәне формалаштыруда, сайлаулар үткәрүдә, шәһәр һәм район советлары эшен координацияләүдә, күп кенә масштаблы проектларны эшләтеп җибәрүдәге ролен билгеләп үтте.

"Эльвира Рәфгатовна теләсә кайсы җитәкче өчен бик мөһим сыйфатларга ия: ул кешеләргә ихлас һәм ихтирамлы мөнәсәбәттә, алар алдында зур бурыч һәм җаваплылык хисенә ия, Түбән Каманы, Түбән Кама районын чын күңелдән ярата, - дип билгеләп үтте Айдар Метшин. - Бу хакта аның мактаулы гражданнар, шәһәрнең беренче төзүчеләре белән актив эшчәнлеге, Түбән Каманың беренче җитәкчеләре һәм ветераннары истәлеген мәңгеләштерү эшләре буенча фикер йөртергә була".

Эльвира Долотказина Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары вазыйфасыннан китә, әмма депутатлар корпусы составында эшләвен дәвам итәчәк. Төп эш урыны "Түбән Кама Нефтехим" ГАҖ генераль директоры ярдәмчесе булачак. Эльвира Долотказина өчен функциональ бурычларның берсе - компания һәм шәһәр арасында нәтиҗәле хезмәттәшлекне тәэмин итү.

"Бу залда утыручыларның һәркайсына мин бик рәхмәтле, - диде Эльвира Рәфгать кызы. - Сез барыгыз да, һәркайсыгыз миңа нидер бирдегез: белем, тәҗрибә, күңел җылысы; һәм бүген минем шундый булуым – бәлки үзегез дә моны аңлап җитмичә, сезнең минем өчен, минем үсеш өстендә эшләвегез аркасында, һәм сез мине кеше иттегез, белгеч, идарәче иттегез. Без бергә булдык... Без барысын да булдырып чыга идек, чөнки без бергә эшләдек, чөнки без бер идеягә эшләдек, чөнки без кече Ватаныбызны, районыбызны, шәһәребезне яратабыз һәм шуның өчен эшлибез. Мин гадел эшләргә тырыштым, һәрберегезне хөрмәт иттем, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышырга тырыштым. Минем тормышымда булуыгыз өчен, сезгә зур рәхмәт. Хушлашмыйм, бары тик сау булыгыз дип әйтәм”.








Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*