ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
37 көн калды
Киләсе атна ил күләмендә ял атнасы буларак игълан ителде
Рәсми
  • 25 Март 2020 - 16:05
  • Караулар: 25

Коронавирус эпидемиясенә бәйле рәвештә, Президент Владимир Путин халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. Дәүләт башлыгы хәлнең катлаулы булуын, әмма хакимиятнең пандемия нәтиҗәләрен мөмкин булганча киметү өчен барлык кирәкле чараларны күрүен белдерде.

Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү 22 апрельдән башка көнгә күчерелә. Әлегә аның төгәл вакыты билгеле түгел.

Моннан тыш, Путин киләсе атнаны 30 марттан 5 апрельгә кадәр ял атнасы дип игълан итте.

Путин россиялеләрнең яңа инфекциянең куркыныч булуын үзләре дә аңларга һәм шәхси гигиенаны үтәү һәм балаларга һәм өлкән яшьтәге туганнарына профилактик чаралар күрү өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиешлегенә аерым игътибар итте.

Дәүләт башлыгы гражданнарның иреген чикли торган әлеге чараларга аңлы карашта булуны сорады һәм эпидемиологик вазгыять мөмкинлек биргәч, барлык тыюлар да бетереләчәген белдерде.

Президент федераль хакимиятнең халыкка ярдәм чаралары турында сөйләде. Аерым алганда, Путин Ана капиталы алу хокукына ия булган барлык гаиләләргә өстәмә айлык балалар пособиесе түләргә тәкъдим итте.

Президент эш стажына бәйсез рәвештә, минималь хезмәт хакыннан да ким булмаган күләмдә хасталык буенча пособиеләр түләү нормасын билгеләргә тәкъдим итте.

Владимир Путин әйтүенчә, кулланучылар һәм ипотека кредитлары өчен каникул кертелә. Банк моның өчен штраф сала алмый. Шундый ук чаралар юридик затларга да карала.

Путин чикләү чараларыннан зыян күргән предприятиеләргә, НДСтан тыш, барлык салымнарны түләүне кичектереп торырга кушты, дип хәбәр итә club-rf.ru   

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*