ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
Фәрид Мөхәммәтшин Түбән Камада хисап сессиясендә чыгыш ясады
Рәсми
  • 21 Февраль 2020 - 18:20
  • Караулар: 68
Фәрид Мөхәммәтшин Түбән Камада узган йомгаклау  сессиясендә катнашты. ТР Дәүләт Советы Рәисе үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Түбән Кама районы Татарстан уңышлары өчен шактый өлеш керткән.

"Түбән Кама - күп тармаклы икътисадлы сәнәгать үзәге. Биредә бик күп предприятиеләр тупланган. Республика уңышы биредә нинди атмосфера булуга, хуҗалык итүче субъектларның нинди эшмәкәрлек сәләтләре тормышка ашырылуына бәйле", - диде ул.

Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, нәкъ менә Түбән Камада нефть эшкәртү тирәнлеге 97-98 процентка җиткән ТАНЕКО заводын төзү мөмкин булды, бу исә шәһәрнең һәм инженер-техник кадрларның потенциалы турында сөйли. "Без Сезгә республиканың алдынгы халык хуҗалыгы тармакларын саклап калганыгыз өчен рәхмәт белдерәбез, - дип ассызыклады Фәрид Мөхәммәтшин. - Район активы икътисадның төрле секторларында эшләүче кешеләрне мобилизацияләү өчен үсеш нокталарын һәм мөмкинлекләрен таба ала".

Дәүләт Советы рәисе Түбән Кама районының узган елда социаль-икътисадый үсеш рейтингында  7 нче урыннан 6 нчыга  күтәрелүен ассызыклады.

Парламент башлыгы районның авыл хуҗалыгында уңай күрсәткечләргә игътибар итте. Бездә  уңыш республика буенча караганда югарырак, сөт җитештерү арткан. Шул ук вакытта терлек һәм кош-корт асрау, мөгезле эре терлек саны кимегән. Фәрид Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, республикада авыл хуҗалыгын, шул исәптән шәхси хуҗалыкларны үстерүгә гаять зур ярдәм күрсәтелә.

Парламент башлыгы сәламәтлек саклау өлкәсендәге проблемаларны да билгеләде, район җитәкчелегенә күрсәтелә торган медицина хезмәтләренең сыйфаты белән халыкның түбән дәрәҗәдә канәгать булуына игътибар итәргә кирәклеген билгеләп үтте.

Дәүләт Советы рәисе, бер генә сорау да җавапсыз калмасын өчен, гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләүнең мөһимлеген, "Безнең ишегалды" программасы кысаларында республиканың барлык шәһәр һәм районнарында масштаблы эш алып барылуын, халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында белдерде.

Дәүләт Советы рәисе Түбән Кама сәнәгать предприятиеләре "Татнефть"  нефть гиганты кебек социаль җаваплылык тотарга тиешлеген ассызыклады.

Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин район активына һәм депутатлар корпусына республиканың көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру буенча җитди эш алып барганнары өчен рәхмәт белдерде һәм 2020 ел яңа уңышлар елы булачагына ышанычын белдерде.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*