ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
36 көн калды
Кайгылы хәбәр: Түбән Кама районы Афанас авыл җирлеге башлыгы Николай Бурмистров вафат
Рәсми
  • 23 Гыйнвар 2020 - 17:30
  • Караулар: 95
Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы Айдар Метшин, Түбән Кама муниципаль район Советы, район Башкарма комитеты,  Николай Александрович Бурмистровның вафат булуы сәбәпле, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. 

Бүген кич Николай Бурмистровның кисәк  вафат булуы билгеле булды. Аңа 64 яшь иде. Гомеренең  утыз биш елын ул Түбән Кама районының Олы Афанас авылында үткәргән.
 
2012 елдан  биредә җирлек башлыгы булып эшләде.

Николай Александрович хезмәттәшләре  һәм авылдашлары күңелендә һәрвакыт гадел, ачык күңелле, эчкерсез, ярдәмчел җитәкче булып истә калыр. Ул җитәкче булып эшләгән чорда   Афанас авыл җирлеге актив үсештә булды, Николай Бурмистров авыл халкын борчыган мәсьәләләрне шәхси контролендә тотып, аларны хәл итү өчен бар тырышлыгын куйды.

Николай Александрович белән хушлашу иртәгә, 24 гыйнварда, 13:00 сәгатьтә Олы Афанас авылы, Бакча (Садовая) урамы, 5 нче йорт адресы буенча булачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*