ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
39 көн калды
Айдар Метшин: «Кешеләрне тыңлый һәм ишетә белү безнең эштә мәҗбүри шарт булырга тиеш»
Рәсми
  • 15 Гыйнвар 2020 - 10:12
  • Караулар: 68
 Хакимиятнең халыкка ачык булуы  2020 елда да Түбән Камада өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала. Бу хакта эшлекле киңәшмәдә  Айдар Метшин җиткерде.

«Без җәмгыятьнең, граждан институтларының социаль активлыгы арта баруын күрәбез, - диде Түбән Кама мэры. - Кире элемтә урнаштырмыйча, халыкның фикерен, теләген исәпкә алмыйча, эшнең нәтиҗәлелегенә исәп тотуы кыен. Кешеләрне тыңлый һәм ишетә белү безнең эштә мәҗбүри шарт булырга тиеш».

Айдар Метшин сүзләренә караганда, бу юнәлештә Түбән Кама җитәкчеләренең Instagram  челтәрендә үз аккаунтларын булдыруы мөһим адым булды. Түбәнкамалылар социаль челтәрдә үз проблемаларын җитәкчеләргә турыдан-туры хәбәр итә ала. «Бу  - бездә яшәүчеләр алдында килеп туган гадәти  һәм көнкүреш  мәсьәләләре дә, көндәлек проблемалар да, территориянең стратегик үсеше мәсьәләләре буенча  гражданлык позицияңне,  фикереңне чагылдыру да», - диде Айдар Метшин.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*