ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
35 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
29 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
27 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
26 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
20 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
8 көн калды
Эшкуарлык буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы советның XIII киңәйтелгән утырышы узачак
Рәсми
  • 13 Октябрь 2019 - 12:57
  • Караулар: 50
 Татарстан Президенты сайтында  Эшкуарлык буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы советның XIII киңәйтелгән утырышының турыдан-туры трансляциясе  оештырылачак.

Утырыш дүшәмбе, 14 октябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә уза. Чарада 200 дән артык эшмәкәр, шулай ук республика хакимият органнары җитәкчеләре, бизнесның иҗтимагый берләшмәләре лидерлары, муниципаль район башлыклары, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашачак.

Киңәйтелгән дискуссия бизнес өчен кадрлар кытлыгын җиңү һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре эшен яңадан башлап җибәрү темасына багышланачак. Катнашучылар шулай ук газ белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру процедураларын гадиләштерү, хуҗасыз җирләрне һәм ташландык фермаларны бизнес-әйләнешкә җәлеп итү темалары буенча фикер алышачак.

Утырыш 10.00 сәгатьтә башлана. Трансляцияне түбәндәге сылтама буенча карарга була:  president.tatarstan.ru/rus/pressa/broadcast.htm 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*